Рөстәм Миңнеханов Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Сергей Митюшин белән очрашты

13.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Сергей Митюшин белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Әңгәмә барышында Казанда 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA узу чорында чик буен контрольдә тоту мәсьәләләре турында сүз барды. 

Очрашуда ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар да бар иде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте