Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә Россия-Казахстан форумында катнашу өчен килде

09.11.2017

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә эш сәфәренә килде.

Визитның төп максаты - XIV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумы. Форум кеше капиталы темасына багышлана. 

Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашуы көтелә. 

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Актүбә өлкәсе Хәкимлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев