А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия техник фәннәр докторы, РФАнең мөхбир әгъзасы Александр Иноземцевка бирелде

08.11.2017

А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин техник фәннәр докторы, профессор, РФАнең мөхбир әгъзасы Александр Иноземцевка тапшырды.

Премия инженерлык фәннәре өлкәсендә атаклы өлеш керткәне өчен бирелгән.

Бу премияне тапшыру ТР Хөкүмәте йортында Алексей Песошинның эш кабинетында узды.

Алексей Песошин Александр Иноземцевны югары лаеклы бүләк белән котлады һәм аңа киләчәктә эшендә һәм фәнни эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Искә төшерәбез, А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән билгеләнгән. Премия ике елга  бер тапкыр, Россия һәм чит ил галимнәренең инженерлык фәннәре өлкәсендә атаклы өлеш керткәннәре һәм күренекле авиаконструктор А.Н.Туполевның исемен мәңгеләштерү өчен бирелә. Премия 10 ноябрь – Андрей Туполевның туган көне уңаеннан тапшырыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.