Рөстәм Миңнеханов Казанда полиция бүлегенең яңа бинасы ачылышында катнашты

08.11.2017

Казанда бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең “Сафиуллин” 9нчы полиция бүлегенең яңа бинасы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов полиция бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Алексей Ершовка ТР “Фидакарь хезмәте өчен” медален һәм «Форд Фокус» яңа эш автомобиле ачкычын тапшырды. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин “Сафиуллин” 9нчы полиция бүлегенең участок вәкаләтлеләре җитәкчесе урынбасары Николай Петуховка «Нива» автомобиле ачкычын бирде.

Тантаналы чарадан соң кунаклар полиция бүлегенең яңа бинасына керделәр. Рөстәм Миңнеханов полиция бүлеге бүлмәләрен карады.


"Татар-информ" МА