Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Дәүләт Думасы комитеты әгъзалары белән очрашты

01.11.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искә төшерәбез, Казанда РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының күчмә утырышы узачак (2017 елның 2 ноябрендә). Анда өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыртучы федераль Стратегия эшләрен тормышка ашыру, шулай ук актив озак яшәү рәвеше алып бару программасын гамәлгә кертү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында фикер алышачаклар.

Алексей Песошин очрашуда катнашучыларны сәламләп, кыскача Татарстанның төп социаль-икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул билгеләгәнчә, төбәктә ел нәтиҗәләре буенча кулланучылар бәясе индексы 103% көтелә, азык-төлеккә бәяләр үсеше акрыная.

Татарстанда 35 социаль әһәмиятле  республика программасы гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте Алексей Песошин, агымдагы елда аларны финанслау 16 млрд сумнан артык тәшкил иткән. 2018 елда республикада 37 социаль программаны гамәлгә кертү  фаразлана.

Алексей Песошин билгеләгән төп бурычлар - гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, яшәү сыйфатының гомуми үсеше.

РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзалары, үз чиратларында,  бай эш программасы өчен рәхмәт белдерде. Алар бүген даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә торган өлкән яшьтәге гражданнар белән аралашулары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, депутатлар ветераннар госпиталендә булдылар, анда  тернәкләндерү чаралары белән таныштылар, госпитальдә Россия медицина эшләнмәләренең  кулланылышын бәяләделәр.

Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнар – пенсионерлар өстәмә белем ала һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәр үзләштерә алган халыкара сервис көллиятендә булдылар.

Бүген кич РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советының профильле парламент комитетлары әгъзалары иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.