БГӘгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыйми белән очрашты

30.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге Галиҗанәп Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыйми белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы, республика территориясендә гамәлгә ашырылучы төп икътисадый проектлар турында сөйләде һәм Галиҗанәп Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыймины Татарстанга  визит белән килергә чакырды.

Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге үз чиратында төбәк үсешенең төп юнәлешләре, яңа перспектив проектлар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнехановны шулай ук Әмирлекнең туризм потенциалы белән таныштырдылар, кунакханә фондын тәкъдир иттеләр, ясалма утраудагы «Әл-Мәрҗан» эре туризм үзәге турында сөйләделәр.  

RAKEZ ирекле икътисадый зонасында булганда Рөстәм Миңнехановка андагы салым һәм таможня преференцияләре турында сөйләделәр.  

Татарстан Президенты Әмирлек коллегаларына махсус икътисадый зоналарны үстерү һәм аларның эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә алмашырга тәкъдим итте.   

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Тышкы багланышлар департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, Горький ис. Зеленодольск суднолар төзелеше заводы генераль директоры Ренат Мистахов озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.