Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода республика җитәкчеләре өчен «Алгарышлы лидерлык курсы» укыту программасын эшләтеп җибәрде

24.10.2017

Бүген Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары звеносы җитәкчеләре өчен «Алгарышлы лидерлык курсы» укыту программасын эшләтеп җибәрде.

Укыту программасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән «AmBar» (American Business Association of Russian speaking professionals) ассоциациясе президенты Анна Дворникова мөрәҗәгать итте.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка Чарльз О’Райлиның һәм Роберт Бургельманның рус теленә тәрҗемә ителгән китапларын тапшырды, аларның һәрберсендә авторлары автографы бар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый уку – модага иярү түгел, ә зарурият. Аның сүзләренчә, бүген бөтендөнья трендлары турында, өр-яңа һәм заманча үзгәрешләр турында белеп тору аеруча мөһим, яңалыкларны республикада куллану мөмкинлеге булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов барысына да уңышлар теләде һәм уку барысына ошар дип өмет белдерде.   

Аннары бөтен дөньяга мәгълүм спикер Тони Себа лекция укыды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.