Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның АКШның күп компанияләре белән багланышлары бар

23.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты АКШ компанияләре вәкилләрен төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Бу хакта ул Техастагы эшлекле форумда белдерде. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларында (Техас штаты, Хьюстон") эшлекле сәфәрдә. 

Бүген Хьюстонда "Техас-Татарстан" эшлекле форумы оештырылды, анда Татарстан Республикасы сәнәгате мөмкинлекләре тәкъдим ителде. 

Америка-Россия сәүдә палатасы директорлар советы рәисе Андрей Пидгирский форум модераторы булды. 

Форумда катнашучыларны Хьюстон шәһәре советы вәкиле Дэвид Робинсон һәм Россия Федерациясенең Хьюстондагы генераль консулы Александр Писарев сәламләделәр. 

Америка хезмәттәшләребез белән космонавтика, нефть тармагы, мәгариф өлкәләрендә эшне дәвам итәчәкбез, диде РФ Хьюстондагы генераль консулы. 

Андрей Пидгирский форумда билгеләгәнчә, төбәкләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләрне активлаштыру теләге бар, шул исәптән Россиянең төбәге - Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек. 

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучы компанияләр вәкилләренә Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. 

"Әлеге сәфәребез кысаларында эшлекле даирәләр үзләренә багланышлар өчен яңа юнәлешләр билгеләр, уртак проектлар турында килешерләр дип уйлыйбыз. Сәяси вәзгыять җитди булуга карамастан, Россия белән АКШ мөнәсәбәтләре конструктив булып кала ала. Халыкара климат рәтләнәчәк. Һәм төбәкләр хөкүмәтләре бурычы - диалогны дәвам итү һәм бизнеска дөрес сигнал бирү. Әлеге визит республика белән илегез компанияләре белән хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирер дип ышанабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Без Америка бизнесы һәм капиталын җәлеп итәргә телибез, үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүгә шат булабыз, диде ул. 

"Безнең республиканың АКШның күп компанияләре белән багланышлары бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - "Форд" һәм "Соллерс" компанияләре "Алабуга" махсус икътисадый зонасында автомобильләр җитештерә. Шулай ук аның территориясендә "Армстронг" һәм "ЗМ" заводлары эшли. Шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ "Камминз" һәм "Федерал Могул Корпорейш" белән уртак предприятие ачты. "Шеврон" АКШ компаниясе күп еллар дәвамында "Татнефть" белән Түбән Камада "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проектында бик уңышлы катнаша. "Циско" компаниясе белән без мәгълүмат коммуникацияләре өлкәсендә берничә әһәмиятле проектны гамәлгә ашырабыз". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Гугл», «Ай-Би-Эм», «Майкрософт» һәм «Интел» ИТ-компанияләре белән мәгълхматлаштыру һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләр булуын искәртте. Ә «Дженерал электрик» компаниясе белән Татарстан энергетика, сәламәтлек саклау һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итә. 

Шулай ук "Карнеги-Меллон" университеты белән "Иннополис" махсус икътисадый зонасында ИТ-университет оештырылды. 

Без Кремний үзәне инновацион һәм венчур компанияләре белән актив рәвештә эш алып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Казан венчур ярминкәсендә ел саен атаклы АКШ фирмалары катнаша. 

"Уртак эшчәнлек өчен мөмкинлекләр, беренче чиратта икътисад өлкәсендә бик күп. Әлегә без аларны тулы күләмдә кулланмыйбыз, диде Татарстан Президенты. - Америка компанияләре белән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзү, авиация өлкәсендә төзү, автомобильләр җитештерү, ИТ, энергия саклау, төзелеш өлкәләрендә, инфраструктура проектларында, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы өлкәсендә элемтәләргә мөмкинлекләр бик зур". 

Америка инвесторларын безнең сәнәгать һәм инновацион мәйданнарыбызда эшләүгә чакырабыз, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга, бу чит ил бизнесы өчен яхшы мөмкинлекләр. 

"Россия базары үсүен дәвам итә. Без Россиядә эшне башлау өчен безнең республиканы чит ил компанияләре сайлаулары яклы. Сезне Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырабыз", - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина