Рөстәм Миңнеханов Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты

21.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртик, Нихат Зәйбәкҗи Татарстан башкаласына Сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышында катнашу өчен килде. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә искәрткәнчә, август аенда Татарстан делегациясе Измир халыкара күргәзмәсендә канташты. ТР Президенты күргәзмәдәге килешүләр Татарстан белән Төркия арасындагы эшлекле элемтәләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов Нихат Зәйбәкҗигә, Казанны катнаш комиссия утырышын уздыру урыны итеп сайлавы өчен, рәхмәт белдерде. "Чара иэ югары дәрәҗәдә узуы өчен, без барысын да эшлибез. Ышанам, комиссия утырышы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Төркия җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирүләре өчен олы рәхмәтен җиткерде. Безнең республика шулай ук Төркия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә гаять зур игътибар бирә. 

Ул хәбәр иткәнчә, Төркия компанияләре бүгенге көнгә Татарстанга 2 млрд. доллар инвестицияләр кертте. Республикада уңшылы рәвештә 10 Төркия заводы эшли, бу өлкәдә эш дәвам ителә.

Шулай ук энергетик, машина төзү, автомобильләр төзү, югары технологияләр, төзелеш, агач эшкәртү, сәламәтлек сакалу, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә багланышлар бар. 

ТР Президенты сүзләренчә, бүген Төкриядәге иң эре сәнәгать зонасы "Гебзе" белән эш алып барыла, ул Свияжск мультимодаль комсплексын үстерүдә катнашырга әзер. 

"Эшебездә бик ярдәм итә Казандагы Төркия Генераль консулы Турхан Дилмач һәм Казанда Төркия Республикасы Генераль консуллыгының сәүдә атташесы Зәкәрия Бекташ", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Нихат Зәйбәкҗи 2010 елда Татарстан белән Төркия арасында сәүдә әйләнеше күләме 900 млн доллардан артык булуын искәртте, бүген исә бу күрсәткеч 200 млн. доллар гына. "Хезмәттәшләремнән сорыйм, без нидер дөрес эшләмәдекме, ничек бу өлкәдә шундый регресс килеп чыккан?, - диде министр. - Беләсезме, илләребез җитәкчеләре Россия белән Төркия арасында товар әйләнешен 100 млрд. долларга җиткерү турында килешенде. Татарстанның бу максатка ирешүгә бөтен мөмкинлекләре бар. Мин сезгә бу мәсьәләдә, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер".

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - элемтә һәм мәгълүматлашытур министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев