ТР Төзелеш министрлыгы: 74 поликлиникага капремонт программасы Татарстанда 56,5 процентка үтәлгән

20.10.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша. 19 октябрьгә эшләр 4 млрд. 770 млн. сумлык итеп 94,4 %ка үтәлгән. «Сыйфат һәм эшләрне үз вакытында башкару мәсьәләләре барлык программаларыбыз буенча туктап тора. Мин эшләрне сыйфатлы башкармаган подряд оешмаларының “кара исемлеген” формалаштыру буенча йөкләмәләр бирдем», - диде министр.

Мәгариф оешмаларында капремонт программасы тәмамланып килә. Бүген эшләр 1 объектта гына алып барыла – Казанның 28 нче гимназиясе. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, бу тоткарлык төп конструкцияләрне алмаштыруга бәйле. 1 ноябрьгә объект тулысынча тапшырылачак, диде Энгель Фәттахов.  

44 мәдәният учреждениесендә ремонт дәвам итә. 19 сентябрьгә эшләр  4 объектта алып барыла. 40 объектта эшләр тәмамланып килә.

Якын киләчәктә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарына капремонт тәмамлау каралган. 42 объекттан бүгенгә  41е тапшырылган.

Балаларны савыктыру лагерьларына, булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжларга), яшүсмерләр клубларына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капремонт эшләре тәмамланган. 

19 октябрьгә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башланган. Программа үтәлеше – 56,5%, динамика 2 атнада – 7,5%.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, что Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды шулай ук үз программаларын үтәгән. Бүгенгә төрле торак пунктларында 254,4 км су белән тәэмин итү челтәре сузылган, 38 су җыю манарасы корылган, 44 артезиан скважинасы борауланган.

Ютазы районының Урыссу поселогында индивидуаль җылыту казаннарына күчү программасы тәмамланып килә. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 142 күп фатирлы йортка да яңа схема буенча газ кертелгән.

Су бүлү системаларын модернизацияләү өлешендә канализация коллекторлары Зеленодольскта, Алабугада һәм Менделеевск районында, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында 4 канализация насос станциясе, чистарту канализация корылмалары Биектау районында тулысынча ремонтланган.

Казанда үзәк җылыту пунктларын индивидуальгә күчерү эшләре дәвам итә. 1 мең 376 ИҖК (99%) урнаштырылган.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 335 сыер фермасына капремонт программасы 81%ка үтәлгән,  81,6%ка – 29 яшелчә саклагыч. 126 силос-сенаж траншеясе буенча – 86%ка.

Министр шулай ук искәрткәнчә, 2017 елда «Җәмәгать киңлекләре» программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә 68 объект кору планлаштырылган. Бүгенгә төзелеш-монтаж эшләре 84,8 %ка башкарылган. 10 объектта эшләр төгәлләнгән, 29 объект әзер диярлек.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.