Минтимер Шәймиев Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр белән очрашты

09.10.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиядән килгән төрки дөньяда танылган галимнәр – тарихчылар, профессорлар, тарих фәннәре докторлары Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр белән очрашты.

Кунаклар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында “Мәдәни мирасны саклау, милләтләрнең мәдәниятен якынайту һәм үзара баету” темасына уздырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар.

Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач озатуында “Яңарыш” фондының Болгар һәм Зөядәге җиде еллык эшчәнлегенә багышланган экспозиция белән, шулай ук Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын булдыру турындагы яңа проектлар белән таныштылар.

Кунаклар Минтимер Шәймиевкә “Татарика” атласының төрек теленә тәрҗемә ителгән басмасын бүләк иттеләр. Проект Төрки дөнья   муниципалитетлары берлеге һәм ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан башкарылган. Иганәчесе “Алабуга” МИЗ резидентларының берсе – Төркиянең “Кастамону” компаниясе.

Алар хәбәр иткәнчә, “Татарика” атласының төрек телендәгесен тәкъдим итү иртәгә Истанбулда узачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте