Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышын уздырды

09.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында берничә инвестицияләр проеклары расланды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Алабуга мунициапаль районы, Чаллы һәм Түбән Кама вәкилләре катнашты.

Башта "Алабуга" МИЗ территориясендә газ-мотор, электромоторлар һәм гибрид моторлар куеп була торган автобусларны җыю заводын төзү проекты каралды. Инвестор компания вәкиле сүзләренчә, проект комплекслы алым белән эшләүне ниятли - автобуслар җыю, автомобильләр өчен газ тутыру компрессор станциясен төзү, һәм алга таба гарантия буенча хезмәт күрсәтү. Киләчәктә БДБ илләре базарына чыгу каралган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Републикасына әлеге проект кызыклы булуын искәртте. "Иң мөһиме - проектны финанслау схемасы билгеләнергә тиеш. Проект гомумфедераль әһәмияткә ия", - диде ул.

Икенче проект "Сяосян-Идел" авыл хуҗалыгы паркын булдырырга тәкъдим итә. Анда бөртекле культураларны биологик эшкәртү алып барылачак - елына 300 мең тонна күләмендә. Проект Леш муниципаль районында гамәлгә ашырыла. Ул - пилот проект һәм социаль яктан әһәмиятле. Пректта Кытай инвесторлары катнашырга тели.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, әлеге мәсьәләне өйрәнү өчен Кытайга сәяхәт оештырылган булган.

Проектны ТР Инвестицион советы президиумы раслады.

Шуннан "Камасталь" проектын тәкъдим иттеләр. Аны Түбән Камадагы "Пионер" индустриаль паркы территориясендә гамәлгә ашырырга телиләр. Әлеге предприятие продукциясе Татарстан, Россия һәм БДБ илләренә барачак. Компания вәкиле техник шартларны алуны тизләтүне сорады.

Киләсе проект - Чаллыда «Orange Fitness» спорт-сәламәтләндерү комплексын төзү проекты. Аны дәүләт-шәхси партнерлык шарталырнда гамәлгә ашырырга ниятлиләр.

Казан дәүләт медицина университетының инновацион фәнни-мәгариф үзәген булдыру проектын университет ректоры Алексей Созинов тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, партнер компанияләр билгеләнгән, Канада табиб һәм хирурглары король колледжы белән килешү бар. Инвестор - Согуд Гарәбстаны компаниясе - Inter Health.

Хәзерге вакытта проектны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында раслау бара.

Түбән Камада су сыткычларына ярдәмчел элементлар һәм каркаслар производствосы һәм су әйләндерү өчен инновацион системаларны гамәлгә кертү проекты да расланды. Проектны "ФАНС-Көнчыгыш" ҖЧҖ Түбән Кама сәнәгать паркы территориясендә гамәлгә ашырырга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов алдагы "Татнефтехиминвест-холдинг" утырышында әлеге проектны тәкъдир итәргә тәкъдим итте.

 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.