Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучы көнен бәйрәм итүдә катнашты

06.10.2017

Бүген Казанда, «Корстон» КСККда Халыкара укытучы көнен бәйрәм итүгә багшыланган тантана узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Театрлаштырылган тамашадан соң Рөстәм Миңнеханов республикаың мәгариф өлкәсе вәкилләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

«Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннарыбыз, - дип мөрәҗәгать итте  Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Бүген без Укытучы көнен билгеләп үтәбез. Бу һөнәр – гаять җаваплы, һәм, әлбәттә, бик кирәкле һәм катлаулы да. Сез генә укытуның никадәр авыр икәнен беләсез!»

Сез республика үсешенә зур өлеш кертәсез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, безнең уңышлар беренче чиратта белем бирү системасына нигезләнә. «Мәктәпкәчә белем, мәктәп белеме, югары белем – бу юнәлешләр барысы да өстенлекле. Без аларга зур игътибар бирәчәкбез һәм төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Безнең эштә иң мөһиме – укытучыларыбыз, сез!», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты мәгарифнең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, болар арасында – «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» мактаулы исемнәре, барлыгы 14 кеше бүләкләүләргә лаек булды.

Чара барышында Рөстәм Миңнеханов үзенең беренче уктычысын һөнәри бәйрәме белән котлады, укытучысы залда иде.   

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та котлады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.