Халыкара энергетика форумында Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья нефть-газ химиясе базарлары: Россия өчен мөмкинлекләр» панель дискуссиясендә катнашты

04.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.   

Төп максаты – энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында катнашу. Форум 4-7 октябрь көннәрендә ике мәйданда барачак – Мәскәүдә («Манеж» үзәк күргәзмә залы) һәм Санкт-Петербургта («Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге).

Искәртәбез, форум кысаларында эре газ экспортлаучылар белән очрашулар узачак, энергия нәтиҗәлелеге һәм шәһәрләрнең тотрыклы үсеше буенча Халыкара мэрлар саммиты, Көзге-кышкы чорга әзерлек йомгаклары буенча бөтенроссия киңәшмәсе, VII Петербург халыкара газ форумы һәм башка чаралар булачак. Россия энергетика атнасы тармак лидерларын глобаль коммуникацион мәйданчыкта берләштерергә, үсешнең актуаль юнәлешләре буенча фикер алышырга, хәзерге заман энергетика секторы алдында килеп чыккан өндәүләр турында сөйләшергә, шулай ук бу тармакта халыкара хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Бүген Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов Халыкара энергетика форумында «Бөтендөнья нефть-газ химиясе базарлары: Россия өчен мөмкинлекләр» панель дискуссиясендә катнашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Үзбәкстан Хөкүмәте вәкилләре, экспертлар һәм шул юнәлештәге предприятиеләр җитәкчеләре дә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан үсеше үзәкләре турындагы сорауга җавап биреп, билгеләп үткәнчә, төбәктә нефть-газ химиясе тармагын үстерүнең планлы стратегиясе кабул ителгән.  

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов чыгышында соңгы биш ел эчендә  Татарстанның нефть-газ химиясе өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде. Шул исәптән «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыру, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖның һәм «Казаноргсинтез» ГАҖның актив һәм планлы үсеше, Япония партнерлары белән берлектә минераль ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» проектын гамәлгә ашыру турында.

Без яхшы чимал базасына йөз тотабыз, диде Рөстәм Миңнеханов һәм чит ил һәм үз илебез партнерлары белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруның мөһимлеген ассызыклады.

Моннан тыш, бүген Халыкара энергетика форумында Рөстәм Миңнеханов  Татарстан сәнәгать предприятиеләренең күргәзмә экспозициясен карады. Искәртәбез, форумда «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» компанияләр төркеме, «Татэнерго», «Казаноргсинтез» предприятиеләре катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.