Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре өчен чираттагы программа ачылды

03.10.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының Дәүләт хезмәте колледжында булды, анда Татарстанның 21 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре өчен "Лидерлык һәм инновацияләр гамәлдә" темасына уку-укыту программасы ачылды һәм  ул "Шәһәрдәге бакча" концепциясеннән "Бакчадагы шәһәр" концепциясенә» лекциясен тыңлады.

Чираттагы уку-укыту программасын ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе өстенлекле санала һәм Сингапур бу һөнәри үсеш өчен бөтен мөмкинлеләрне дә тудыра: "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык  дәрәҗәләре өчен дә уку-укыту һәм кадрларның квалификациясен арттыру системасы корылган. Без дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнергә тырышабыз. Безнең республика күптәннән сезнең колледж белән тыгыз элемтәдә тора. Мәгариф проектлары 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Сингапур тәҗрибәсе бүген Татарстанда гамәлгә кертелә. Бу проект  хөрмәтле Ли Куан Юу катнашында башланып китте һәм аның эшен дәвам итүнең тагын бер әйбәт үрнәге булып тора. Курсларны тыңлаучыларга уңышлар һәм тырышып укуларын телим. Ышанам, сезнең һәрберегез стажировка узганнан соң Татарстанда яңа идеяләрен һәм новацияләрен гамәлгә ашырыр".  

Искәртәбез, 2009 елдан, Татарстан Республикасы Сингапур Республикасының Дәүләт хезмәте колледжы белән хезмәттәшлек итә башлаганнан бирле, монда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарының 300дән артык хезмәткәре белем алган.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте