Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Күп йөзле Россия" X Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

02.10.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген "Күп йөзле Россия" X Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара бүген кич “Корстон” мәйданчыгында узды (Казан).

Искә төшерәбез, 2017 елга бәйгегә Россиянең 56 төбәгеннән 2,2 мең заявка бирелгән иде.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, ТР журналистлар берлеге рәисе - ТР Дәүләт Советы урынбасары Римма Ратникова, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин катнашты.

Бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” программасы кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган. Быел приз фонды 1 млн. 820 мең сум тәшкил итә.

"Күп йөзле Россия" X Бөтенроссия бәйгесендә гран-при Хабаровск шәһәреннән “Молодой дальневосточник XXI век” газетасы редакциясенә бирелде.

“Халыклар арасындагы дуслык һәм үзара аңлашу - бу күп милләтле һәм күп конфессияле илебез үсешенең нигезе, - диде Алексей Песошин бәйгедә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп. - Мондый чаралар тынычлыкны һәм үзара килешүне ныгытуга, халыклар мәдәниятенә һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән”.

Ул бәйгегә, анда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә яңа идеяләр һәм җиңүләр, ә иң мөһиме - иҗади уңышлар теләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.