Татарстан Республикасы Президенты Сингапур Республикасына эш сәфәренә килде

02.10.2017

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Сингапур Республикасына эш сәфәренә килде. Чанги халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Сингапур Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Татаринов каршы алды.

Татарстан Республикасы делегациясе составында: ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, "АК БАРС" банк ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар.

Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Сентоза утравында була, "Вакыт канатлары" лазер-су тамашасын карый. Сентоза утравы илнең төп күңел асу мәйданчыгы дип санала, анда күп санлы туристларны җәлеп итү урыннары бар: аттракцион парклары, ком пляжлар, отельләр һәм спа-зоналар, спорт мәйданчыклары.

Эш сәфәренең икенче көнендә Татарстан Президенты Сингапур Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очраша. Шулай ук Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры һәм Сингапур Республикасы милли үсеше министры Ко По Кун, Сингапур Республикасы икътисадый һәм социаль үсеш мәсьәләләре буенча министры Тарман Шанмугаратнам белән очрашулар планлаштырылган.

Аннан Татарстан Президенты Сингапур Милли үсеш министрлыгында "Татарстан-Сингапур: хезмәттәшлек перспеткивалары" түгәрәк өстәлендә катнашачак.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте