Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты

02.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиода Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Эйити Хасэгаваның Япониядә дә, Татарстанда да берничә кат очрашканнары бар.

ТР Президенты сүзләренчә, Татарстан Республикасына Япониядән эшлекле даирәләренең олы делегациясе килүе бик әһәмиятле, без аерым проектлар турында сөйләшәбез.

Рөстәм Миңнеханов алдага Япония Премьер-министры Синдзо Абэның РФ Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович белән очрашуларында катнашуы, аннан Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко белән очрашуы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Эйити Хасэгаваны Татарстан Республикасына чакырды, һәм алга таба Япония-Татарстан мөнәсәбәтләре үсешенә өметен белдерде. Шуннан яклар кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте