Рөстәм Миңнеханов Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) җитәкчелеге белән очрашты

02.10.2017

Без Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) белән хезмәттәшлекне арттырырга шат булабыз. Бу хакта бүген Токио шәһәрендә Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Очрашу Татарстан Президентының Япониягә эш сәфәре кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов банк җитәкчелегенә республикага карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде, һәм JBIC белән Россия Внешэкономбанкы белән Татарстан Республикасына Менделеевскта аммиак, метанол һәм карбамид проивзодствосы төзүгә уртак кредит бирү турында килешү имзаланганы турында искәртте ("Аммоний проекты, 1 млрд. долларлык).

Без сезнең банкка ярдәм итүегез өчен без рәхмәтле һәм алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип өметләнәнбез, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 елның апрель аенда JBIC Ерак Көнчыгышта Япония инвестицияләренә ярдәм итү өчен платформа булдыру турында килешү имзалады.

"Япония бизнесы инде ничә еллар Татарстан территориясендә проектларын уңышлы гамәлгә ашыра, шуңа бәйле рәвештә без сезгә шундый ук Платформаны республикада да оештыру мөмкинлеге турында уйлавыгызны сорыйбыз", - диде ТР Президенты.

"Андый сервис инвестицион климатны яхшыртырга, Татарстанда проектларын гамәлгә ашырырга теләгән инвесторларның финанс һәм вакыт чыгымнарын киметергә ярдәм итер иде", - диде Татарстан Президенты.

 Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) башкарма директоры Тадаши Маеда банкның Татарстан Республикасын стратегик партнер итеп күрүен ассызыклады.

"Ерак Көнчыгышта булдырылган Платформа безнең хезмәттәшлеккә дә үрнәк була ала", - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте