Токиода «Татарстан-Япония» бизнес-форумы уздырылды

02.10.2017

Татарстан Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Япония» бизнес-форумында хәбәр итте. 

Форум Токиода, «Нью-Отани» кунакханәсенең конференц-залында узды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елның 1-2 октябрендә Япониягә (Киото, Токио) сәфәре кыла.

Япония бизнес вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Япониянең РОТОБО оешмасына эшлекле форумны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2016 елда Токиода ул «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия-Япония» бизнес-миссиясендә катнашкан, 2016 елның августында Татарстан Республикасында Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйти Хасэгава җитәкчелегендә Япония компанияләре делегациясе булып киткән, 2016 елның сентябрендә Татарстан башкаласында  Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советы утырышы узган.

Татарстан Республикасы Президенты кичә «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы кысаларында узган очрашуларны да искә алып китте. 

Татарстанның Япония партнерлары белән хезмәттәшлек буенча яхшы тәҗрибәсе бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» белән берлектә «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводы эшләтеп җибәрелде, «Мицуи» һәм «Тойо инжиниринг» ТАИФ компанияләр төркеме предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, «Йокогава электрик корпорейшн» компаниясе предприятиеләрне һәм инжиниринг үзәкләрен автоматлаштыру белән шөгыльләнә. «Эйдос» Татарстан компаниясе «Рикен» Япония институты белән генетик диагностика өлкәсендә уртак проект алып бара, “ICL КПО ВС» предприятиесе IT-технологияләр өлкәсендә Япониянең «Фуджицу» компаниясе белән хезмәттәшлек итә. «Мицубиси Фузо» компаниясе Татарстан автогиганты «КАМАЗ» белән үзара хезмәттәшлектә. «Панасоник» концерны Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасы партнеры булды. Номура тикшеренү институты Татарстанга Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен әзерләүдә ярдәм күрсәтте. 

Татарстан Республикасы Россия һәм Көнчыгыш Европа белән сәүдә буенча РОТОБО Япония ассоциациясе һәм ДЖЕТРО тышкы сәүдәне үстерү Япония оешмасы белән багланышта, диде Татарстан Республикасы Президенты

Татарстан Республикасы Президенты, Япониядә якын киләчәктә Татарстан Республикасы вәкилләге ачылгач (сәүдә вәкиле – Тамерлан Әбдикиев), Татарстан-Япония хезмәттәшлеге тагын да үсәчәк, дип өмет белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәдәният, мәгариф, фән, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал барлыгын искәртте.

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Япония» бизнес-форумында катнашучыларга уңышлар теләде.  

Форумда катнашучыларны РОТОБО Россия һәм бәйсез дәүләтләр бергәлеге белән сәүдә буенча Япония ассоциациясе вице-президенты Ядзима Коити да сәламләде.

Япониядә Россия Федерациясе Сәүдә вәкиле Сергей Егоров Япония  бизнесменнарына Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектә уңышлар теләде.

Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасының мәгълүмат-технология потенциалы турында,   Иннополис шәһәре һәм «Иннополис» МИЗ» эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.   

Татарстан Республикасының туристик потенциалын Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тәкъдир итте.   

Форума азагында Татарстан Республикасы белән «Иокогава Электрик» комапниясе арасында ниятләр турында беркетмә имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Иокогава Электрик» төп башкарма директоры Такаши Нишиджима кул куйды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов барында "Miyako Capital Ltd" компаниясе белән Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды арасында ниятләр турында килешү имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.