Рөстәм Миңнеханов Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко белән очрашты

01.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Киото шәһәрендә Россия белән икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү буенча җаваплы булган Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко белән очрашты. Чара «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы кысаларында узды. 

Сэко әфәнде сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Япония белән Россия арасында хезмәттәшлек 8 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла, ә химия, медицина өлкәләрендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек бара. 

Ике ел элек "Соджиц" һәм "Мицубиси Хэви Индастриз" Япония корпорацияләре катнашында аммиак, метанол һәм карбимид җитештерүче "Аммоний" заводы төзелде, хәзерге вакытта заводның икенче чиратын төзү проекты эшләнә. 

Медицина өлкәсендә дә хезмәттәшлек бик актив бара, диде Сэко әфәнде. Ул "Эйдос" компаниясе белән РИКЕН компаниясе һәм Джунтендо университеты арасында йогышлы авыруларны диагностикалау буенча мобиль система булдыру буенча хезмәттәшлекне мисалга китерде. 

Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде әм Россия Федерациясе һәм Япония җитәкчелегенед уртак проектларга ярдәмен билгеләде. 

ТР Президенты сүзләренчә, "Аммоний" проекты бик үзенчәлекле һәм Япониядән финанс ярдәм дә бар. "Мондый проект бездә гамәлгә ашырылганга без бик горур", - диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэконың Россиягә килергә җыенганын искәртте һәм аны Татарстан Республикасына чакырды. Аның фикеренчә хезмәттәшлеккә яхшы юнәлеш - ИТ өлкә. "Иннополис" МИЗ мәйданчыгында без Бөтенроссия интернет-технологияләр үзәге ачарга ниятләнәбез, диде ул. 

Очрашу ахырында Хиросигэ Сэконы һәм Япония спортчылары, җанатарларын Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.