Татарстан Республикасында 1 705, 7 мең кв. метр торак сафка кертелгән

30.09.2017

Татарстан Республикасында 2017 елның 29 сентяберенә 1  705, 7 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнарында торакны сафка кертү планы башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 321,9 мең квадрат метрлык 5 мең 704 фатирлы 123 йорт буенча мәгълүмат килгән. 

Моннан тыш, 2017 елгы инвестицион программаның төзелүче 88 объектында 72 сендә төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, әзерлеге уртача дәрәҗәдә - 16 объект. 

2017 елда арендалы торак программасы буенча 22,6 мең квадрат метрлык 387 фатирлы 17 йортны төзү каралган. 16,5 мең кв. метрлык 278 фатирлы 15 объект сафка кертелгән (Югары Ослан районы - 8, Чирмешән - 1, Мамадыш - 4, Әлки - 2). Шулай ук ике объект Иннополиста (төзелеш-мотаж эшләре төгәлләнгән), Апас районында (эчке төзекләндерү эшләре дәвам итә) төзелә. 

Алексей Фролов Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 42 ветеранга каралган 14 йортның икесендә төзелеш эшләре тәмамланган, 8 объектта эшләр тәмамланып килә, 4 объект уртача әзерлек дәрәҗәсендә. 

2017 елда республикада 305 ятим балага торак биреләчәк. Аларга 69 йорт төзү карлган, 33 йорт инде сафка кертелгән, 36 йортта төзелеш эшләре дәвам ителә. 

Аерым категориядәге гражданнарның торак шартларын яхшыртуга 2017 елда бирелгән бюджет чаралары кысаларында  159 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Алар арасында 49 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә ("Жилище" федераль максатчан программа). 

Күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 52 йорттан 35ендә төзелеш эшләре тәмамланып килә, 17 йортта эшләр әзерлеге уртача. 

Пландагы 8 мең 800 аз катлы торактан 7 мең 174 се сафка кертелгән. 

Өлешләп төзүгә килгәндә, Бакый Урманчы урамы, 6 адресындагы йортка сафка кертү рөхсәте бирелгән ("Фон-Ривьера" ҖЧҖ төзүче). 136 кеше фатирлы булган. 

Авыл клубларын төзү программасы буенча республикада 2017 елның 28 сентяберенә 31 объектның унысында эшләр дәвам ителә. Тагын 21 ендә эшләр тәмам. 

Программада каралган 42 фельдшер-акушер пунктларыннан 18 райондагы 18 объектта эшләр төгәлләнгән, 24 райондагы 24 ФАПында эшләр дәвам ителә. 

5 патология-анатомия бүлекләре төзелеше бара. 5 райондагы 5 объектта нигне кору эшләре тәмамланган (Алексеевск, Биектау, Мөслим, Түбән Кама районнары, Казан), Алексеевсктагы объектта иженер челтәрләре буенча эшләр тәмам.

Модуль-табиб амбулаторияләрен төзү 6 объектта бара. 

Универсаль спорт мәйданчыкларын төзү эшләре 11 объектның бишендә дәвам ителә. 

Рөстәм Миңнеханов гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру һәм тораклар төзелеш ничек алып барылганы торында сорашты. Ул игътибар иткәнчә, әлеге мәсьәлә хакимият органнары контролендә. 

Алексей Фролов шулай ук җылылык бирү турында да хәбәр итте. 25 муниципаль берәмлектә җылылык бирелгән. Республика буенча котельняларның 91 проценты эшли, 89 % торак йорт җылытыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина