Рөстәм Миңнеханов: Татарстан машина төзүчеләре илнең оборона сәләтен ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр

29.09.2017

Бүген Татарстан машина төзелеше комплексына якынча 150 эре һәм уртача предприятие керә, аларда 135 меңләп кеше эшли, диде Рөстәм Миңнеханов. 2017 елның 8 ае эчендә предприятиеләр тарафыннан чыгарылган продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 290 млрд. сум тәшкил итте. 

Төп юнәлешләр дә – автомобильләр төзелеше, авиация сәнәгате һәм  вертолетлар төзелеше, суднолар төзелеше, төгәл машиналар төзелеше һәм приборлар төзелеше уңышлы эшли. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан предприятиеләре продукциясе чит илләр аналоглары белән уңышлы конкуренциядә, ә кайвакыт аларны узып та китәләр.             

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада машина төзелеше флагманы – «КАМАЗ». Өстенлекле юнәлешләрдән ул киләсе елга кабиналар каркаслары заводын төзеп бетерүне, 2018 елда Евро-5/ Евро-6 класслы дизель двигательләрен серияле җитештерүгә чыгуны, шулай ук К5 буыны «КАМАЗ» автомобильләренең берничә яңа моделе рәтен базарга чыгаруны атады.

«Заводның перспективалы юнәлеше – электробуслар чыгару. Үткән атнада аларны Россия Президентына күрсәттек. Киләсе елдан электробусларыбыз Россиянең күп кенә шәһәрләрендә җәмәмгать транспорты итеп кулланыла башлаячак. Актуаль һәм кирәкле проект – "Шатл" пилотсыз микроэлектробусы», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан машина төзелеше заводларының уңышлары турында сөйләде. «Форд-Соллерс» предприятиесендә җитештерүне туплау 60%ка җитә. 2018 елда «Алабуга» МИЗда сервис метал үзәге ачылачак.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, быел берьюлы берничә  завод үз юбилей датасын билгеләп үтте. Шулардан: «Электроприбор» Казан заводына 100 ел булды. Шулай ук  «Казан электротехника заводы» 75 еллыгын бәйрәм итте.  

Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Азакта Татарстан Республикасы Президенты тармакның тырыш хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.