Минтимер Шәймиев Болгарда Идел елгасы яр буен төзекләндерү буенча киңәшмә уздырды

29.09.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Изге чишмә “Габдрахман сәхабә коесы” яныннан “Кол Гали” кунакханәсе комплексына кадәр Идел елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе турында” мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды.

Искә төшерәбез, Идел елгасы яр буен төзекләндерү буенча эшләр 2014 елны, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты белән килешенеп, “Яңарыш” фонды ярдәме белән башланган иде.

Болгар цивилизациясе музееннан Кызыл палатага кадәрге яр буе территориясендәге эшләрнең беренче этабы 2016 елның 21 маенда төгәлләнде. Яр буенда ачык һавада Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язуы тарихына багышланган тематик экспозициясе ачылды. Икенче этап - Кызыл палатадан “Габдрахман сәхабә коесы”на кадәр арада Болгар шәһәренең тарихи өлеше - Хан сараена алып баручы "Хан сукмагы" ясау,  быел май аенда “Изге Болгар җыены”на төгәлләнде.

Быел августта яңартылган яр буенда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова булды, ул эшнең сыйфаты һәм аны алып баруның алымнары белән канәгать калды.

Бүген Минтимер Шәймиевкә өченче участокны төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр - яр буеның дәвамы - “Габдрахман сахабә коесы”ннан “Кол Гали” кунакханәсе комплексына кадәр 1 чакрымга сузылган сукмак.

“Безнең тәэсирләребез шундый, бу эш кешеләргә ошый. Хәзер иң мөһиме шул, калган чакрымны матур итеп башкару, чөнки ул элеккеләрдән эчтәлеге белән аерылып тора. “Габдрахман сәхабә коесы” - борынгыдан калган изге чишмә, кешеләр бирегә килә, догалар укый, суын эчә, үзе белән аны алып китәләр. Шуңа басым ясарга кирәк, монда Изге чишмә өстенлек итсен. Ул ясалган, эшли һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгәндә исәпкә алынган”, - диде Минтимер Шәймиев киңәшмә башында.

Киңәшмәдә катнашучыларга концепцияне “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тәкъдим итте.

Киңәшмәдә шулай ук “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТРның Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Болгар музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, “Архистройпроект” ҖЧҖ директоры Ольга Газизҗанова һәм башкалар катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте