Татарстан Президенты: Милли музыка мәдәниятен саклап калу безнең өчен зур әһәмияткә ия

28.09.2017

Милли музыка мәдәниятен саклап калу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Композиторлар бергәлеге һәм Н.Г. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан дәүләт консерваториясенең яңа уку бинасында узды. Объект капиталь ремонтланган, шуннан соң монда берьюлы ике факультет ачылган – халык кораллары һәм татар музыка сәнгате факультетлары.

Рөстәм Миңнеханов торгызу эшләренең нәтиҗәләре белән танышты. Уку бүлмәләрен, репетиция залларын карап чыкты, аерым классларга кереп чыкты, шулай ук консерваториядә укучылар белән сөйләшеп торды.

Республика музыка җәмәгатьчелеге белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу эшенең мөһим булуын билгеләп үтте.   

«Бу бик мөһим миссия. Татар музыка мәдәниятенә ярдәм күрсәтергә, халкыбыз музыка коралларында уйнау буенча югалган традицияләрне торгызырга кирәк. Әгәр без аларны хәзер югалтсак, шушы мирасыбызны торгызу өчен ун мәртәбәдән артыграк акча кирәк булачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда музыкаль белемнең нәтиҗәле системасы корылган: мәктәп – училище – консерватория. Республика  бу өлкәгә төрлечә ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Әмма төп эш сезнең җилкәләргә төшә. Без биналар мәсьәләсендә ярдәм итә алачакбыз, кирәкле җайланмалар белән тәэмин итә алачакбыз, иң мөһиме – эчтәлек өлеше. Монда бу эш әйбәт барганын күрәбез без», - дип мөрәҗәгать итте ул консерватория җитәкчелегенә.

Н.Г. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин хәбәр иткәнчә, халык кораллары һәм татар музыка сәнәгате факультетлары эшенең нигезендә милли мирасны һәм сәнгатьне саклап калу һәм үстерү идеясе ята. Ул Рөстәм Миңнехановка милли музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

«Рөстәм Нургалиевич, Сез безгә иң кирәк чакта ярдәм иттегез, – диде үз чиратында Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит  Кәлимуллин. – Соңгы иң билгеле композиторлар – безнең буын вәкилләре. Әмма хәзер Казан консерваториясендә бик талантлы яшь композиторлар белем ала, бу бик сөенечле күренеш».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.