Минтимер Шәймиев КФУ студентларына: "Әгәр бу тармакны сайласагыз, Ваһит Алиәкбәров кебек булырга омтылыгыз”

27.09.2017

Бүген КФУның төп бинасының актлар залында “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров студентлар алдында чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров Россиянең зур нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре җитәкчеләре озатуында КФУга килделәр.

КФУ ректоры Илшат Гафуров хәзер университетның нинди юнәлештә эшләве турында сөйләде, геология, нефть чыгару, нефть химиясе һәм физика өлкәсендәге эшләргә аерым тукталды.

Ваһит Алиәкбәров илдә һәм дөньяда ягулык-энергетика тармагының хәзерге көндәге үсеше, компаниянең киләчәктәге стратегиясен ничек күзаллавы хакында сөйләде. Аннары студентларның сорауларына җавап бирде.

“Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ваһит Йосыф улына. Ул сезгә энергетиканың киләчәген, бүгенге һәм иртәге көннең үзенчәлекләрен җиткерде. Сез үзегезнең сорауларыгызга җавап алдыгыз. Студентлар өчен бу зур бүләк. Шулай үсәргә кирәк. Әгәр сез бу тармакны сайласагыз, Ваһит Алиәкбәров кебек булырга омтылыгыз”, – дип йомгаклады Минтимер Шәймиев, студентларга мөрәҗәгать итеп.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте