Юрий Чайка Рөстәм Миңнеханов белән бергә Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет утырышына килде

27.09.2017

Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет утырышында катнашу өчен Казан Ратушасына килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри.   

Утырышта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан прокуратуралары, шулай ук  Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак. 

Советның төп бурычлары – хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм коррупциягә каршы көрәш буенча уртак нәтиҗәле чаралар кабул итү, БДБдә катнашучы дәүләтләрнең илкүләм коррупциягә каршы законнары якынаюга һәм камилләшүгә ярдәм күрсәтү, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә хезмәттәшлекнең хокукый базасын камилләштерү.    

Очрашуда катнашучылар БДБдә катнашучы дәүләтләрнең хокукый базасын камилләштерү өлешендә берничә оештыру хәл ителешен карарга җыеналар


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.