Рөстәм Миңнеханов: Дүрт ел эчендә «ЛУКОЙЛ» партнерларыбызга республика продукциясен китереп тору биш мәртәбә артты

27.09.2017

«ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстанда ваклап сату бизнесында үз өлешен киңәйтергә мөмкин. Бүген бу хакта «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң хәбәр итте, очрашу Казан Кремлендә узды.

«Без ваклап сату бизнесында үз өлешебезне арттырырга телибез, чөнки  Татарстан территориясендә яхшы конкрециячел мохит барлыкка килә, – диде Ваһит Алиәкбәров, журналистлар сорауларына җавап биреп. – Без геологоразведкада да актив катнашабыз. Нинди дә булса объектлар аукционнарга куелса, компаниябез аларда да катнашачак. Бүген безгә монда уңайлы».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында  билгеләп үткәнчә, «ЛУКОЙЛ»ны республикда «РИТЭК» компаниясе тәкъдир итә, ул 1 млн. тонналап нефть чыгара һәм кече нефть компанияләре базарының 14%ын тәшкил итә.

«ЛУКОЙЛ»ның ягулык салу станцияләре сыйфатлы, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу станцияләрне бүген ягулык салу станцияләре генә дип атау дөрес булмас иде – чөнки алар пассажирга да, машина йөртүчегә дә югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтә. Монда күрсәтелгән хезмәтләрдән соң машинаң беркайда да туктап калмаячак һәм бернинди проблема да булмаячак. Бу бик мөһим».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, «ЛУКОЙЛ» компаниясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проектлар бик әһәмиятле. 

«Бүген «ЛУКОЙЛ» – республика продукциясен кулланучыларның иң эреләреннән берсе. Дүрт ел эчендә «ЛУКОЙЛ» партнерларыбызга республика продукциясен китереп тору биш мәртәбә артты, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Быел ул сан 33 млрд. сумга җитәр дип көтәбез һәм бу бик зур сан».

Татарстан Президенты шулай ук, «ЛУКОЙЛ» компаниясе киләчәктә дә үсәр һәм кешеләр өчен башкарылучы проектлар киләчәктә дә сакланып калыр һәм гамәлгә ашырылыр, дип өмет белдерде.    

«ЛУКОЙЛ» – безнең стратегик партнерыбыз, безнең арада барлык мәсьәләләр буенча да аңлашу хөкем сөрә. Без киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлектә булачакбыз», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.