Рөстәм Миңнеханов: «ЛУКОЙЛ» компаниясе – безнең стратегик партнёрыбыз

27.09.2017

Бүген  Казанда Татарстан Республикасы белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында 2017 елга хезмәттәшлек турында килешүгә беркетмә имзаланды. 

Тантана Казан Кремлендә узды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров кул куйды.

Искәртәбез, Ваһит Алиәкбәров Казанга эш сәфәре белән килде.

Имзалар салганнан соң ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ваһит Алиәкбәров, «ЛУКОЙЛ» ГАҖ делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада  «ЛУКОЙЛ» компаниясендге барлык процессларны да күзәтеп баралар.  

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү 10 ел элек имзаланган булган. Ул яңа документ текстын әзерләү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте. 

 «ЛУКОЙЛ» компаниясе – безнең стратегик партнёрыбыз, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Компания шулай ук – «Татнефть» ГАҖ өчен дә стартегик партнёр. Бүген алар башкарган уртак эшләр яхшы нәтиҗәләргә китерә».

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, дүрт ел эчендә ике арада товар әйләнеше биш мәртәбә арткан.   

«Бүген «ЛУКОЙЛ» – республика предприятиеләре продукциясен кулланучыларның иң эреләреннән берсе, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Дүрт ел эчендә «ЛУКОЙЛ» партнерларыбызга республика продукциясен китереп тору биш мәртәбә арткан. Быел ул сан 33 млрд. сумга җитәр дип көтәбез».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ваһит Алиәкбәровка һәм «ЛУКОЙЛ» компаниясенә республикада гамәлгә ашырылучы социаль һәм мәдәни проектларда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде. 

Үз чиратында «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров билгеләп үткәнчә, Татарстан белән мөнәсәбәтләр озак срокларга нигезләнә.   

«ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты шулай ук машина төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлекне дә билгеләп үтте. 

«Без – Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән җайланмаларны һәм материалларны ышанычлы кулланучылар», – диде ул. 

Моннан тыш, Ваһит Алиәкбәров билгеләп үткәнчә, «компаниянең Татарстан Республикасында актив эшләргә һәм инвестицияләр кертергә теләге бар».

Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Ваһит Алиәкбәров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.