Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Крутой WorldSkills-2019 чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары сценарие турында сөйләште

26.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. 

Анда ул композитор, Россия халык артисты Игорь Крутой белән очрашты. Әңгәмәнең төп темасы Казанда 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү булды, шул исәптән WorldSkills-2019 чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары сценарие турында сөйләштеләр. 

Бүген Игорь Крутой иҗади төркеме Рөстәм Миңнехановка булачак шоу концепциясен тәкъдим иттеләр. 

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, сценарийда Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга - ТАССР оешуга 100 ел тулуны чагылдыруны сорады. Моннан тыш, WorldSkills-2019 аудиториясе күбесенчә яшьләр булуын истә тотып, сценарийга кызыклы һәм заманча идеяләр кертергә тәкъдим итте. 

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Игорь Крутойга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге - «Дуслык» орденын тапшырды. Дәүләт бүләге “Казанда 2015 елда су төрләре спорты буенча XVI дөнья чемпионаты, «Мастерс» категориясендә су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты уздыруда уңышлы хезмәттәшлек һәм керткән гаять зур өлеше өчен тапшырылды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары кулланылды