Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

24.09.2017

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килде. Аэропортта аны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломжон Ибраһимов һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Тюрденев каршы алдылар.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Үзбәктсанда өч көнлек эш сәфәрендә. Кичә ТР Президенты  Сәмәркандта булды, анда борынгы шәһәрнең истәлекле урыннарын карады. 

Бүген Ташкентта Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Чара Алишев Навои исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Очрашуда Үзбәкстан мәдәният министры Бәхтияр Сәйфуллаев, Россия Илчесе Владимир Тюрденев, Татарстан Премьер-министры урынбасары, "Милли шура" милли советы рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Презиңденты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан министрлыклары вәкилләре катнашты. 

Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Үзбәкстан башкаласында 100 меңнән артык татар яши, ә илдә гомумән 280 меңләп татар яши. 

Ул билгеләгәнчә, милли мәдәни үзәк 1990 елдан бирле эшли һәм Үзбәкстандагы милли мәдәни үзәкләрнең иң активы дип санала. "Без төрле бәйрәмнәр уздырабыз, чараларга яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Ил җитәкчелеге белән аңлашып яшибез. Үзбәкстанда татарларга үз мәдәниятларын, гореф-гадәтләрен саклау өчен бөтен уңай шартлар бар", - диде Ришат Нәбиуллин. 

Аның сүзләренчә, татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итәргә әзер. Аерым алганда, республикага авыл хуҗалыгы продукциясен китереп була. "Бездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүх өчен бик әйбәт климат. Елына 11 ай сезон дәвам итә. Шулай ук безнең продукция - дөньядагы иң яхшыларыннан", - дип ассызыклады ул. 

Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстаннан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне Татарстанга китереп, республика агросәнәгать парклары мәйданында сату мөмкинлеген карарга йөкләде. 

Татарстан Президенты бары сәүдә белән генә хезмәттәшлекне чикләмәскә өндәде. "Туристлар килсен, мәгарифтә элемтәләрне үстерергә кирәк. ИТ өлкәдә хезмәттәшлек итеп була", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук татарлар Татарстан Президентыннан Үзбәкстанда татар театрлары һәм милли ансамбльләре гастрольләрен оештыруны сорадылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Үзбәктсанда татар диаспорасы дөньяда иң күп санлыларның берсе. Ул татар җәмәгатьчелегенә туган телне, гадәтләрне сакалуга игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу бик олы миссия. Без тарихыбызны истә тотарга тиеш, үз гореф-гадәтләребезне сакаларга. Әмма бу кеше теләгенә бәйле. Шуңа да бу эштә, беренче чиратта, без сезгә ышанабыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты Үзбәктсан җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. 

Шуннан татар халкы мәдәниятын һәм традицияәрен саклауга керткән өлешләре өчен Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев