Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде

23.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сәмәрканд шәһәренә (Үзбәкстан Республикасы) килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Туробҗон Җураев каршы алды.

Бүген Татарстан Президенты Сәмәркандның берничә тарихи объектын карарга җыена, ә иртәгә визитын Үзбәкстан башкаласында дәвам итәчәк. Ташкентта Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталарының Алишер Навои исемендәге Дәүләт академия зур опера һәм балет театрында узачак концертын караячак.   

Дүшәмбе, 2017 елның 25 сентябрендә, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеев һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашырга ниятли. 

Ташкентка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты  Үзбәкстан-Татарстан эшлекле форумында чыгыш ясаячак һәм «GM Powertrain Uzbekistan» предприятиесенең җитештерү линиясе белән танышачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.