Татарстанда бөртеклеләрне җыюны киләсе атнада тәмамларга исәплиләр

23.09.2017

Бүгенге көндә республикада уңыш 1 миллион 460 мең гектар мәйданнан җыеп алынган. Гомуми суктырылган бөртеклеләр күләме 4 миллион 950 мең тоннаны тәшкил иткән. Киләсе атнада урып-җыюның төп өлеше тәмамланачак – кукуруз өлгергәнен генә көтәсе кала. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Әлеге чара, гадәттәгечә, видеоконференция режимында үтте.

Күп кенә районнар өчен быел бодай, арыш һәм арпа уңышы буенча рекордлы ел булды. Үз тарихи максимумнарын Зәй, Тәтеш, Балык бистәсе һәм Кайбыч районнары узды. Әлеге районнарда бөртеклеләрне җыю инде төгәлләнде. Ә эштән бушаган техника артта калган районнарның басуларына күчерелде.

"Шикәр чөгендерен алуны тизләттек. Быел бу культура 74 мең гектар мәйданны алып тора, ягъни 2016 елга караганда якынча 11 мең гектарга артыграк. Бүген 25 мең гектардан, ягъни 34 процент, уңыш алынган. Тәүлек саен 1,5 мең гектардан артык җирдә чөгендер уңышы алына", – дип хәбәр итте Татарстан авыл хуҗалыгы министры.

Уртача уңыш күрсәткече дә сөендерә – гектарыннан 375 центнер. Бу – узган елгыдан 50 центнерга югарырак сан. Барлык өч шикәр заводы да тулы көченә эшли, әмма шикәр саклыкка бара – әлегә бәяләр үзгәрде, дип билгеләп үтте министр. "Җитештерүчеләр дә, эшкәртүчеләр дә шактый акча югалта. Күпләп сату бәясе – тонна өчен 26 мең сум, ә былтыр ул 38 мең сум торган иде. Әлбәттә, әгәр көтәргә мөмкинлек бар икән, җитештерүчеләргә әлегә аны складка кую яхшы булачак. Кышын бәя өлешчә күтәрелер дип ышанабыз", – дип аңлатты ул.

Бәрәңгенең яртысыннан күбрәге казып алынган. Агымдагы ел уңышы актив рәвештә сатыла. Шул исәптән традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә алар белән сәүдә итү оештырылган.