Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта пассажирлар йөртүне комплекслы үстерү буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

22.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта эш сәфәрендә булды. Визитының төп сәбәбе - пассажирлар йөртүне комплекслы үстерү мәсьәләләренә багышланган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу.

Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә "Заволжье" идустриаль паркы мәйданчыгында узды. 

Владимир Путин чыгышында билгеләгәнчә, узган ел Россиядә иҗтимагый транспортта пассажирлар агымы 18,7 миллиард кеше тәшкил итте. "Бу уртача Россиянең һәр кешесе 130 кат әлеге хезмәт эшен файдаланган. Массакүләмлелек , иҗтимагый транспортның социаль әһәмияте пассажирларны йөртүгә югары таләпләр билгели", - диде дәүләт башлыгы. 

Шулай да, РФ Президентҗы сүзләренчә, регионнарда әлеге таләпләргә комплекслы карау формалашмаган. Һәр субъект, үз мөмкинлекләренә һәм үзенчәлекләренә карап, иҗтимагый транспортны үстерү мәсьәләсен үзенчә хәл итәләр. Еш кына региональ һәм муниципаль хакимият карарлары бер-берсенә каршы килә, ә бу катлаулыклар тудыра. 

РФ Президенты һәм регионда халыкны транспорт белән тәэмин итүгә комплекслы планнарны гамәлгә кертергә тәкъдим итте, бу бюджет чыгымнарын файдалырак кулланырга мөмкинлек бирәчәк, кайсы транспортны үстерергә кирәклеген ачык күрсәтәчәк. 

Шулай ук Владимир Путин пассажирларны йөртүдә куркынычсызлык һәм җайлылык мәсьәләләренә тукталды. Тагын мөһим тема - транспорт чаралары халәте, аларның искерүе мәсьәләсе. 

"Бөтен җирдә автобус, троллейбус, трамвайларны, һәм башка иҗтимагый транспортны яңартуга этәргеч бирү, транспорт паркын модернизацияләүгә нәтиҗәле мехнизмнар табу кирәк", - диде Владимир Путин. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев