Алексей Песошин Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Виталий Вотолевский белән очрашты

22.09.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Виталий Вотолевский белән очрашты.

Ике яктан да очрашучылар футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына Казанның вокзал комплексларын әзерләү барышы турында фикер алыштылар. Аерым алганда, республика башкаласына тамашачыларны тимер юл транспорты белән китерүне оештыру   мәсьәләләре каралды.

Аерым игътибар чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү чорында куркынычсызлыкны һәм транспорт объектларын террорчылардан саклауны тәэмин итү чараларына бирелде.
 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.