Рөстәм Миңнеханов: Авыл районнарында сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килү кешеләрнең ментальлеген үзгәртә

22.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» форумы кысаларында индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре һәм резидентлары съездына йомгак ясауда катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Индустриаль парклар ассоциациясе башкарма директоры Денис Журавский билгеләп үткәнчә, Россиядәге сәнәгать паркларының 10 проценты Татарстанда урнашкан. Бу паркларда илнең 32 процент (677 предприятие) резиденты тупланган.

«Химград» АҖ директоры Айрат Гыйззәтуллин яңа төзелүче парклар өчен чыгымнарны субсидияләүне яңарту программасын дәвам итү тәкъдиме белән – РФ Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итәргә, ә 2017 - 2020 елларга алынган кредитларга процентларны субсидияләү программасын озайту тәкъдиме белән РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Чүпрәле мунициципаль районы башлыгы  Александр Шадриков муниципалитетта эшләүче сәнәгать мәйданчыгы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый җитештерү формасы  бизнесны җәлеп итәргә һәм эш урыннары булдырырга ярдәм итә.  

Татарстан Президенты сәнәгать мәйданчыклары эше программасын гамәлгә ашыруны уңышлы дип бәяләде. 

«Әгәр без элек республика  инициативасы белән башлаган зур мәйданчыкларыбыз – «КИП-Мастер», «Химград» турында гына сөйләсәк, бүген монда сәнәгать мәйданчыкларын булдыру белән кызыксынучы район башлыкларыбыз җыелган. Иң мөһиме – хосусый инвесторлар барлыкка килде. Нәтиҗәдә яңа эш урыннары барлыкка килә. Авыл районнарында сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килү кешеләрнең ментальлеген үзгәртә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, форум кысаларында күтәрелгән тема бик мөһим, ул Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасында аерым бүлек булып килде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркиядән эре инвестор килүгә әзер.

«Гебзе» эре Төркия операторын җәлеп итү мөмкинлеге турында фикер алышабыз, аңа Төркия законнары белән аерым вәкаләтләр бирелгән һәм ул гаять зур нәтиҗәгә ия. Алар Россиягә килергә, үз резидентлары белән килергә әзер», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.


"Татар-информ" МА.