Татарстан Президенты Somers &Associates LLC консалтинг компаниясе җитәкчесе Эндрю Сомерс белән очрашты

21.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка сәүдә палатасының РФдәге элеккеге президенты, Somers &Associates LLC консалтинг компаниясе җитәкчесе Эндрю Сомерс белән очрашты.  

«Без Сезне Америка сәүдә палатасының РФдәге президенты вазыйфасында вакыттан хәтерлибез. Сез АКШ белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керттегез. Безнең бурыч – багланышларыбызны саклап калу, сәүдә-икътисадый өлкәдә эшне дәвам итү», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Америка партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә бай тәҗрибә туплады. АКШ компанияләре белән күп кенә республика предприятиеләре хезмәттәшлек итә.

«Үткән ел без Америка Кушма Штатларында булдык, анда Америка-Россия эшлекле советында катнаштык. Бер айдан тагын сезнең илгә барырга җыенабыз. Татарстан делегациясе составында чиновниклар, шулай ук бизнес-бергәлек вәкилләре булачак. Без Халыкара технологик симпозиумда катнашырга телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республиканың зур икътисадый, сәнәгать һәм фәнни потенциалы булуны билгеләп үтте.  

Эндрю Сомерс Рөстәм Миңнехановка Америка компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре белән кызыксынган һәм игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде. «Минем өчен Татарстан – Россия белән сәүдә-икътисадый мәсьәләләрдә эшләргә җәлеп итү символы», - диде ул.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда тагын Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм Татарстанның эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.