Татарстан Президенты Казан Кремлендә Россия рәссамы Никас Сафронов күргәзмәсен карады

20.09.2017

Бүген Казан Кремле территориясендә урнашкан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә популяр Мәскәү рәссамы Никас Сафронов күргәзмәсе ачылды. Тантананы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.   

«Сайланма әсәрләр» дигән күргәзмәгә йөздән артык жанрдагы картиналар, лирик пейзажлар һәм портретлар тупланган.  

Рөстәм Миңнеханов, Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева белән бергә, күргәзмә белән танышты. 

Казанда күргәзмәне Никас Сафронов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча оештырган. Татарстан Республикасы Президенты заказы буенча рәссам Казан өчен унлап картина язган. «Алар бу шәһәрнең музейларында һәм коллекцияләрендә калыр дип ышанам», – диде  Никас Сафронов.

Казанда күргәзмә 21 сентябрьдән 5 ноябрьгә кадәр ачык булачак, керү түләүле һәм 300 сум тора.


"Татар-информ" МА.