РФ Гражданнар оборонасы эшләре, табигый бәла-казалар һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Татарстан коткаручыларына яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды

20.09.2017

РФ Гражданнар оборонасы эшләре, табигый бәла-казалар һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Татарстан белән багланышларны уңай бәйяләде. Бу хакта ул республика коткаручыларына автомобильләр һәм махсус техника ачкычларын тантаналы тапшыру чарасында белдерде. Ачкычларны министр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән тапшырды. 

"Көн саен янгыннар сүндерү, гадәттән тыш хәлләрне бетерү, юл-транспорт һәлакәтләренә һәм хәвеф-хәтәргә эләккән һәр кешегә ярдәмгә 200 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә чыга. Без һәр көнне илебез төбәкләре белән элемтәгә керәбез, Россия Федерациясе Президенты раслаган 2020 елга кадәр РФ МЧС үсеше планын гамәлгә ашырып, идарә органнарын һәм җаваплы бүлекчәләрне үстерәбез", - дип билгеләде министр. 

"Халык тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итүдә комплекслы эшләүче, заманча идеяләрне һәм эшләнмәләрне бөтен структуралар һәм хезмәтләр эшчәнлегенә сафка кертче регионнарның алдынгысы, әлбәттә, Татарстан Республикасы", - дип ассызыклады Пучков. 

"Мин хезмәт итүчеләр составына быел Конфедерацияләр кубогында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бишлегә эшләдегез, берниниди кичелекләр булмады. Һәм мин ышанам, киләсе елга дөнья чемпионаты уеннарын республикада без тиешенчә хткәрәчәкбез. Гадәттән тыш хәлләрне бетерү министрлыгы хезмәте заманча техникадан башка куелган бурычларны башкара алмый. Һәм, әлбәттә, республика да үз өлешен кертте. Ышандыра алам, без алга таба да ТР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләрне бетерү министрлыгына без ярдәм итәчәкбез", - диде үз чиратында Рөстәм Миңнеханов. 

Владимир Пучков һәм Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә ведомство һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырдылар, аннары 12 берәмлек төп һәм махсус техника ачыкыларын тапшырдылар. Техниканың гомуми бәясе 92 млн. сум тәшкил итте. Яңа машиналар федераль һәм республика бюджеты исәбенә алынды. 


"Татар-информ" МА