Казанга Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал килде

20.09.2017

Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал бүген Татарстанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында Мануэл Калдейра Кабралны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Чәршәмбе, 20 сентябрьдә, Португалия икътисад министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Моннан тыш, Мануэл Калдейра Кабрал программасында – Казанда Россия Гадәттән тыш министрлыгы башлыгы Владимир Пучков белән очрашу, ул очрашу кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Португалия Хөкүмәте арасында икътисади һәм техник хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырыла. 

Шулай ук республикада булган вакытта Мануэл Калдейра Кабрал Казан федераль университетында, “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге Казан технопаркында булачак, Казанның зур спорт объектлары –“Казан-Арена”стадионы һәм Спортның су төрләре сарае белән танышачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.