Алексей Песошин Россия балыкчылык агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты

19.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Анда катнашучылар хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, су биоресурсларын куллануны үзара җайга салу, шулай ук балыкчылык тармагына инвесторларны җәлеп итү өчен хокукый базаны камилләштерү турында да сөйләшенде.
 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.