Татарстанда “Театрлар - балаларга” проекты эшли башлый

19.09.2017

Татарстанда  республика ярдәмендә “Бердәм Россия” партиясенең  “Театрлар - балаларга” федераль проекты эшли башлый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге проектка республиканың балалар курчак театрлары эшчәнлекләре һәм техник тәэмин ителеше өчен финанс ярдәме алачак.

Министр сентябрь – октябрь айларында Татарстанның 15 дәүләт театры сезонны ачып җибәрәчәген искәртте.

Шулай итеп, 3 октябрьдә сезонны Казан дәүләт яшь тамашачы театры “Страсти по Семену Семеновичу “спектакле белән ача. 6 октябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз тамашачыларын көтеп кала.

Шулай ук Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, 6 октябрьдә сезонны Чаллы дәүләт татар драма театры “Любимые, лишенные любви” һәм Әлмәт драма театры "Лекарь поневоле” спектакльләре белән ачып җибәрә.

8 октябрьдә Чаллы дәүләт курчак театры (“Каша из топора”), 13 октябрьдә А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры (“Вышел ангел из тумана”), 20 октябрьдә Г. Тукай исемендәге Әтнә , 27 октябрьдә Буа дәүләт драма театрлары яңа сезонда үз ишекләрен ача.

“Шулай ук быел Татарстан театрлары “Большие гастроли” Федераль үзәк программасында катнаша. Әлеге программа буенча Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә сентябрьдән ноябрьгә кадәр  җиде республика театрының төбәкара гастрольләрдә катнашуы планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте республика мәдәният министры.

 


“Татар-Информ” МА