Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда вакыйга туризмы чарасы Октоберфест белән танышты

18.09.2017

Мюнхенга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга туризмының дөньяда иң уңышлы чараларының берсе - Октоберфест фольклор фестивалендә булды. 

Кабул итүче як чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне уздыру мәйданы белән танышты. Чараны Тереза болынында уздыралар. Бәйрәмдә күп санда чатырлар һәм төрле аттракционнар була.

Ел саен әлеге чарага Германиядән генә түгел, ә башка илләрдән дә 6 миллион турист җыела. Әлеге фестивальдә бары Мюнен пиво җитештерү компанияләре генә катнаша ала. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.