Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка "Дуслык" ордены тапшырды

17.09.2017

Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. 

Сәламләү сүзендә Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Рөстәм Миңнехановка Ашхабадка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Президентын бөтен спорт мәсьәләләре буенча белгеч итеп билгеле булулын ассызыклады. "Сез актив рәвештә сәламәт яшәүне пропагандалыйсыз илегездә дә, бөтен дөньяда да. Татарстанның эре спорт чараларын уздыруда тәҗрибәсе зур. Азиада-2017 әзерләү барышында без сездән күпкә өйрәндек", - диде Төрекмәнстан Президенты.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан белән Төрекмәнстанны күп нәрсә: тарих, мәдәният, рухи тормыш бәйләвен һәм алга таба да сәүдә-иктисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгытуга адымнар ясаячакларын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Төрекмәнстан Президентына Ашхабадка V Азиат (“Азиада-2017”) уеннары ачылышына чакыруы өчен рәхмәтен җиткерде. “Сез бу чарага ныклап әзерләнгәнсез һәм бүгенге чара бик әйбәт үтәчәк”, – дип белдерде.

Спорт ил абруен һәм куәтен күтәрүдә мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Без Ашхабад белән таныштык, матурлыгы буенча уникаль шәһәр бу. Сез куәтле спорт инфраструктурасын булдыргансыз һәм ул сезгә халыкара дәрәҗәдәге чара үткәрү мөмкинлеген бирә”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Россия-Төрекмәнстан багланышлары кысаларында Татарстан белән Төрекмәнстанның үзара хезмәттәшлегенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә, мәсәлән, сәүдә-икътисади, мәдәни һәм мәгариф, нефть, газ өлкәсендә конструктив эш бара. “Төрекмәнстан индустриализация линиясендә үсә. Чимал эшкәртү тармаклары җәелә. Аның өчен завод һәм фабрикалар гына түгел, белемле кешеләр дә кирәк. Без биредә белгечләр әзерләү ничек оештырылганлыгын күрдек”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка “Дуслык” орденын тапшырды.

“Дуслык” орденын халыклар арасында дуслык багланышларын үстерүгә зур хезмәт салган кешеләр ала. Сез дөнья күләмендә билгеле сәясәтче. Миңа, Россия төбәге җитәкчесе буларак, әлеге орденны тапшыру зур мәртәбә. Без тугандаш Төрекмәнстан Президенты Татарстан Республикасы бүләгенә ия булуы белән горурланачакбыз”, – дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Төрекмәнстан Президенты олы бүләк өчен рәхмәтен җиткерде һәм Россия Федерациясе җитәкчелегенә ике яклы багланышларны үстерүгә мөмкинлек биргән өчен рәхмәтле булуын билгеләп үте.

Искәртик, кичә Татарстан Президенты эш сәфәре белән Ашхабадка килде, ул V Азиат (“Азиада-2017”) уеннары ачылышына чакырулы иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев