Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка эш сәфәре кыла

16.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән  Төрекмәнстанга килде.    

Ашхабад халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Төрекмәнстанның Россиядәге Илчесе Батыр Ниязлиев һәм «Төрекмәннефть» дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев каршы алды. 

Эш сәфәренең төп максаты – Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын ачу тантанасында катнашу («Азиада-2017»), ул иртәгә, 2017 елның 17 сентябрендә узачак. Уеннарда дөньяның 62 иленнән спортчылар катнашачак. Ярышлар 21 спорт туре буенча барачак.

Шулай ук визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашырга җыена. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты эш программасында –  Ашхабад шәһәренең спорт инфраструктурасы объектлары белән танышу. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.