Татарстан буенча барлыгы 4,5 млн. тонна иген җыеп алынган

16.09.2017

Татарстан буенча бөртеклеләрне якынча 170 мең гектарда җыеп аласы калган, әмма урып-җыю темплары кимегән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  

«Яңгырлар аркасында үткән атнада барлыгы 110 мең га гына иген җыеп алынды һәм 300 мең тонна гына иген суктырылды. Бу ике август көненнән дә ким», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Барлыгы Татарстан буенча 4,5 млн. тонна иген җыеп алынган, уртача уңыш 1 гектардан 34,3 центнер, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,3 ц/га  артыграк. «Хәзер калган уңышны җыеп алу өчен бөтен көчне тупларга, һәр кояшлы көнне тиешенчә файдаланырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Шикәр чөгендеренең дә уңышы зур. Әлегә бары тик 15 мең га гына җыеп алынган, ягъни барлык мәйданның 21 проценты. «Барлыгы 548 мең тонна казып алынды, уңыш 364 ц/га», - диде Марат Әхмәтов.

Бәрәңгенең уңышы исәпләгәннән кимрәк. Уңыш уртача 215 ц/га.

«Туфракны кышкыга әзерләү буенча эш бик күп. Урып-җыюның соңга калуы бу эшләрнең дә темпларына йогынты ясады. Фаразлардан күренгәнчә,  бүгенгә 2 млн. гектардан 33 проценты – 650 мең га эшкәртелгән», - диде Марат Әхмәтов.  

Бу ял көннәрендә бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Төп сәүдә мәйданнары Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районында.