Рөстәм Миңнеханов: Закон инвесторлар хокукларын саклауны тәэмин итәргә тиеш

15.09.2017

Бүген Kazan Legal 2017 халыкара юристлар форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия Федерациясе Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы Партнерлар комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев, Европа Советының Гадел хөкем нәтиҗәлелеге буенча Европа комиссиясе рәисе Георг Штава, Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе  Владимир Груздев һәм башкалар катнашты.

РФ ФМХ җитәкчесе Игорь Артемьев Россия Федерациясе Премьер-министры  Дмитрий Медведевның Kazan Legal форумында катнашучыларга сәламләвен укып чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов Каzan Legal форумында катнашучыларның һәм кунакларның игътибарын дәүләт һәм эшкуарлык мәнфәгатьләренең балансын саклау мөһимлегенә юнәлтте. «Закон инвесторлар хокукларын саклауны тәэмин итәргә, әмма шул ук вакытта хокуклардан явыз ниятләрдә файдалану мөмкинлегенә юл куймаска тиеш», – дип белдерде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика җитәкчелеге эшкуарларга теге яки бу мәсьәләләр буенча зур ярдәм күрсәтә. «Без хәзер аеруча административ каршылыклар, теге яки бу сервис хезмәт күрсәтүенең вакыты кыскару буенча эшлибез», – дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов. Ул барлык эре резидентлар белән шәхсән очрашырга тырышуын әйтте. «Әгәр дә ниндидер сораулар туса, аны тиз арада хәл итәргә кирәк. Шул рәвешле һәрберсенә индивидуаль якын килергә тырышабыз», — дип уртаклашты Татарстан Республикасы Президенты.

Татарстандагы икътисадый сәясәтне фаразлап булуы, бизнес-партнерлар өчен законнарның баланслы һәм үтемлелеге «инвесторларның ышанычын һәм алар тарафыннан республика территориясендә иң авыр һәм күләмле проектларны тормышка ашыруны тәэмин итә», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Безгә әле бик күп эшләргә кирәк. Һәм без моннан соң да эшләячәкбез», — дип ышандырды Татарстан Президенты.


"Татар-Информ" МА материаллары буенча