Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде

14.09.2017

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Бүген Казанда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мао Вэй рәислегендә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышы узачак. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.   

Утырышта катнашучылар суднолар төзелеше, автомобильләр төзелеше, авиатөзөлеш һәм авиация өлкәсендәге, шулай ук алюминий сәнәгате тармагындагы Россия-Кытай хезмәттәшлеге турында фикер алышачаклар.

Икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә исә сүз «Алабуга» махсус икътисадый зонасы инфраструктурасын үстерүгә Кытай партнерларын җәлеп итү турында барачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.