"Татспиртпром" үз продукциясен республикадан читкә чыгарып сатуны 55%ка арттырган

12.09.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Татспиртпром" АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Ул ТР Хөкүмәте йортында узды.

Утырыш барышында 2017 елның беренче ярты елы өчен "Татспиртпром" АҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда компания  продукциясен Татарстаннан читкә чыгаруны киңәйтү буенча эшен дәвам итә. Хисап чорында Россия Федерациясе төбәкләрендә продукция сату 55%ка арткан. Шулай ук республиканың үзендә сатуның үсеше 17%ка арту күзәтелә.  

Директорлар советы тарафыннан Чистайда "Ак Кремль” сыра заводы төзү буенча инвестпроект каралды һәм расланды. Аны файдалануга тапшыру 2018 елга планлаштырылган.

Утырыш кысаларында шулай ук "Татспиртпром" АҖнең агымдагы эшчәнлегенә караган башка мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар.  

 


“Татспиртпром” АҖ матбугат хезмәте