Татарстан Президенты Алтай Республикасы Башлыгы Александр Бердников белән очрашты

11.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горно-Алтайск шәһәренә (Алтай Республикасы) эш сәфәре кысаларында Алтай Республикасы Башлыгы Александр Бердников белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Габделганиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.  

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнехановка Алтай Республикасының туристик һәм инвестицион потенциалы турында видеотәкъдир итү уздырылды, шулай ук «Сайлүгем – ак барс җире» фильмын да күрсәттеләр, анда кар барсын өйрәнү һәм саклау буенча төбәкнең тәҗрибәсе чагылдырыла.    

Татарстан Республикасы – Россиянең куәтле икътисадый төбәге, гаять зур  потенциалга ия, диде Александр Бердников журналистларга интервьюсында. «Без, федераль хакимият органнары белән бергәләшеп эшләп, төбәкләр арасында турыдан-туры һава юлын оештыруга, туризмга, фармацевтика өлкәсендәге хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз», - дип белдерде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда ил җитәкчелеге ярдәме белән Алтай Республикасында туризм инфраструктурасы яңартыла. «Бүген бу төбәк конкуренциягә сәләтле инде. Үткән ел монда 2 млн. турист булып киткән. Бу агым артыр дип уйлыйм мин. Без үз чиратыбызда Казан белән Горно-Алтайск арасында турыдан-туры һава юлын торгызырга мөмкин дип саныйбыз. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләргә килгәндә исә, эре компанияләр вәкилләре безнең делегация составында, алар Алтай коллегалары белән уртак тел таба алыр, әлбәттә», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. 

Алтай Республикасы Башлыгы хәбәр иткәнчә, хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше – кар барсын саклап калу. «Барс Татарстан Республикасы гербында сурәтләнгән.Татарлар һәм Алтайның җирле халкы өчен ул – изге хайван. Бездә кар барсының Россия Федерациясендәге иң зур популяциясе. Без,  Рөстәм Нургалиевич белән сөйләшеп, экология һәм табигать ресурслары министрларыбызга кар барсын саклап калу һәм үрчетү программасы буенча йөкләмә бирдек инде. Татарстан территориясендә кар барсын үрчетү буенча  питомник төзеләчәк, шуннан соң аларны Тау Алтаена китереп җибәрәчәкләр.  Безнең бурыч – ана барслар белән тәэмин итү», - диде Александр Бердников. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу инициативаны Россия Табигать министрлыгы да хуплаган. «Без үзебезгә барс үрчетү йөкләмәсен алабыз. Әмма аннары алар үзләре ияләшкән шартларда яшәргә тиеш», - диде ул. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Андрей Анохин исемендәге Милли туган як музеенда булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.